Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә – «Хәзинә-2018»

14 октябрьдә Фаил Шәфигуллин исемендәге милли төбәкне өйрәнү китапханәсендә Гариф Ахунов мирасын популярлаштыру, исемен мәңгеләштерү максатыннан Г.Ахунов исемендәге «Хәзинә – 2018» икенче ачык әдәби фестивальнең Яшел Үзән зона турниры үткәрелде.

Аның авторы һәм кураторы – язучының кызы – шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Ахунова. Яшел Үзәндә куратор эшен Алёна Жилкина башкарды.

Уку залында бик күп катнашучылар белән беррәттән кунаклар да хәйран иде, алар балаларның чыгышларын игътибар белән тыңлап утырдылар. Чарада укучылар язучы биографиясен видео-презентация ярдәмендә, әсәрдән алынган өзекләрне татар һәм рус телендә яттан сәнгатьле укып, сәхнәләштерү алымын да кулландылар. Наилә Ахунова автографы белән язылган китаплар һәм сертификатлар белән барлык чыгыш ясаучылар да бүләкләнде. Алда аларны Республика күләмендә үткәрелә торган Г.Ахунов исемендәге фестиваль көтә. Уңышлар!

Юлия Борһанова,
Ф.Шәфигуллин исемендәге милли төбәкне өйрәнү китапханәсе мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев