Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Хокук яклау көннәре

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнендә Яшел Үзәндә быел да  гадәттәгечә шактый гына чаралар уздырыла. Алар унөченнән үк башлана.

Бу көнне Роспотребнадзорның актлар залында 10 сәгатьтә физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен консультацияләр оештырыла

14 мартта шәһәрнең Мичурин һәм Комаров урамнарындагы  икмәк кибетләрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр икмәк-булка ашамлыкларына дегустация үткәреләчәк.  15 мартта исә чаралар тагын да күбәя. Үзәк базар территориясендә  шулай ук  Васильево һәм  базар пекарняларының икмәген татып карарга мөмкин булачак. Болары 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр.

15еннән алып 22 мартка кадәр  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Яшел Үзән территориаль органындагы кулланучылар хокукын яклау бүлегендә   8дән 15 сәгатькә кадәр “Кайнар линия” эшли.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: