Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кеше мәете табылды

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге 2018 елның 20 августында М-7 автотрассасының 738нче чакрымыннан 20 метр ераклыктагы  урманлыкта табылган ир кешенең шәхесен ачыклый.

Аның 8 айлап элек үлгән булуы ихтимал. 40-60 яшьләр тирәсендә, чәче коңгырт төстә.

Аерым билгеләре: өске аңкавында уң яктан сары металл теше бар, аскы аңкавында  уң якта – 4 һәм 6нчы, сулдан 4,5,6нчы тешләре сары төстәге коронкадан.

Киеме: астан ак-кызыл сызыклы кыска җиңле футболкадан, алгы өлешенә  “М” хәрефендәге  рәсем төшерелгән, җиңе кара тукымадан, төймәләре аксыл төстә.

Күк һәм шәмәхә төстәге сызыклы күлмәктән, күкрәгендә ике кесәсе бар, сул кесәсе молнияле.

Чалбары кара эчле фланель тукымадан. Кара җылы оекбаштан.

Табылган кеше мәетен белүчеләрнең  8-84371-44375, 4-47-04,02,102 телефоннары аша шалтыратулары сорала.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев