Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кардан 9 метрлы Юлбарыс сыны ясалды

Елның якты символы - кардан ясалган Юлбарыс сыны Татарстанның Яшел Үзән районында Мирный бистәсендә барлыкка килде. Аның биеклеге 3,5 метр, ә озынлыгы - тугыз метр тәшкил итә.

Әлеге мәһабәт «мәче» белән янәшә, шулай ук, кызгылт-сары-кара фонда "Яңа 2022 ел белән!" дигән язу да бар.
Узган ел шул ук урында, якынча шундый ук зурлыктагы - 4,5 метр биеклектә һәм озынлыкка 9 метр булган Үгез бик матур басып тора иде.
Яшел Үзән өчен кар сыннары барлыкка килү традициягә әйләнде һәм аларны район башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим иткән иде.
Социаль челтәрләрдә инде яңа елның төп символы белән беренче фотосурәтләр урнаштыручылар да бар. Җирле халык күңеленә юлбарыс хуш килде.

 

"Талантлар эзләмәгез. Алар безнең Яшел Үзәндә. Юлбарыс өчен рәхмәт. Яңа ел белән!", "Класс, инде чират фотога", "Молодцы! Юлбарыс өчен рәхмәт! Яңа ел белән, яшел үзәнлеләр! "- дигән оптимистик рухтагы язулар юллый район халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев