Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Каникуллар иҗтимагый совет белән бергә» акциясе бара

Ел саен үткәрелә торган «Каникуллар иҗтимагый совет белән бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, "Сугышчан туганлык" ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Хәсәнов "Форпост" яшьләр үзәге белән берлектә «Муса Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагере»ндә батырлык дәресе үткәрде.

Ял итүче балалар өчен хәрби кием һәм корал күргәзмәсе оештырылды. Руслан Хәсәнов балаларны ату коралы белән таныштырды, автоматны җыю һәм сүтү буенча мастер-класс үткәрде.

Балалар төрле гаскәриләрнең кием-салымын киеп, автоматларны тотып һәм сүтеп-җыеп, хәтта лазер винтовкасыннан атып карады. Чара ахырында яшьләр өчен хәрби-патриотик видеороликлар күрсәтелде.

Тәрбиячеләр һәм балалар кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр. Чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев