Агымдагы елның 14 ноябрендә Яшел Үзәндә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп Алексей Вячеславович Парамонов билгеләнде.
Алексей Парамонов 2005 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.
2005-2007 елларда Лаеш районы прокуратурасында тикшерүче булып эшләгән.
2007-2015 елларда – Лаеш районы прокуроры урынбасары.
2015 елның июленнән – 2017 елның 13 ноябренә кадәр – Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы прокуроры.
Өйләнгән, бер ул һәм кыз тәрбияли.
Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев