Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә җитештерелгән казыны чит илдә дә яраталар

Яшел Үзәндә казыны кем җитештерә, Нижгар мишәре безнең якларга ничек килеп төпләнгән, шәһәрдә йорт хайваннары белән якыннан кайда танышып була? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавапны крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Али Сөләйманов белән барган әңгәмәдә табарга тырышырбыз.

Эшмәкәр белән шәһәргә терәлеп үк торган бик матур урында, фермерлык хуҗалыгында очраштык без. Монда килеп кергәч үк үзеңне фермада түгел, ә зоопарк­тагы кебек хис итәсең. Хуҗа белән танышып, сөйләшә башларга да өлгермәдек, без килгәнгә шатлангандай, каршыбызга кәҗәләр килеп чыкты. Күземә күренә дип торам, монда бит хәтта ишәк тә бар. Тавык-чебеш, сарык-атларны әйтмим дә. Али Сөләйманов ике гектар мәйданны биләүче бу җирне үз эшен җәелдерү максатыннан сатып алган. Алай гына да түгел, бирегә килеп атларда йөрергә, шашлык, пылау пешереп ял итәргә, үз гомерендә тавык та күрмәгән шәһәр балаларына авыл мохитенә чумарга мөмкинлек бар. Килсеннәр генә һәм барысы да бушлай.

«Казанда белмәүләренә ачуым килә иде»
Али Сөләйманов Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында туган. Бу якларда гомер-гомергә ат ите алып, ел буе ашарлык казы әзерләгәннәр. Түбән Новгород мишәрләренең «фирменный» ризыгы булып санала ул. Сөләймановлар гаиләсендә дә әлеге ризыкны җитештерү буыннан-буынга күчкән.
– Көзен бер ат ала идек тә, яртысыннан казы ясап, Мәскәүгә алып барып сата идек. Яртысы үзебезгә кала иде. Сату авыр барды, сарафан радиосы буенча эшләдек. Инде мин армиядән кайткач, казыны күбрәк ясый башладык. Ул вакытта бизнес түгел, ә спекуляция дип әйтелә иде. Казанның Ветеринария институтына кергәч тә, сумкама салып казы алып килгән идем, курсташларым аның нәрсә икәнен дә белми булып чыкты. Гомумән, бу ризыкны Татарстанда белүче сирәк иде. Шуңа да 90нчы елларга кадәр Мәскәүдә саттык.
– Шулай да Татарс­танда бу ризыкны ничек таныта, бизнесыгызны җәелдерә алдыгыз соң?
– Ничек итеп республика үзәге булган Казанда казыны белмиләр соң дип, башым кайный, ачуым чыга иде. Колхоз, Вьетнам базарларында рәтләр буенча йөреп, товарымны танытырга туры килде. «Что за деревяшка?» дип кенә әйтәләр иде. Йөри-йөри мине таный, белә башладылар. 2002нче елда Казанда «Бәхетле» кибете ачылды. Мин шунда барып, казыны күрсәттем. Технологларын чакырдылар, һич кенә дә ни икәнен белмиләр, казы дигәч, кәҗә итеннәнме дип сорый болар. Шулай да, сатылса, хәбәр итәрбез дип, минем товарны бернинди акчасыз, кәгазьсез алып калдылар. Ышанып, кайтып киттем шулай. Ул чакта минем өчен зур суммалык товар иде ул. Шул ук елны Президент Минтимер Шәймиевны Мәскәүгә баргач, татар ризыгы дип, казы белән сыйлаганнар. Шуннан соң ул Татарстан җитештерүчеләре казы ясыймы, дип кызыксынган. Казан ит комбинатында – юк, тегендә – юк. Шулчак «Бәхетле» кибетләр челтәре директоры Мөслимә Латыйпова бер мишәр егете бар дип, минем турында әйтә. Өемә шалтыратты, ул чакта кесә телефоннары юк иде әле. 70 килограмм сорады, әзерләп китердем. Шул вакыттан мин «Бәхетле» белән эшли башладым. Сергач белән Казан арасын шактый таптарга туры килде. Казыны ни икәнен дә белмиләр иде, әле дә ярый республика башлыгын Борис Ельцин сыйлады (көлә).
– Шулай да ничек дип әйтү дөрес, казымы, әллә казылыкмы?

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№42).

Илсөя Завилейская фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Али Сулейманов казылык казы