Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ике йөк машинасы бәрелешеп, бер кеше үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 754 нче чакрымында булган.

Яшел Үзән районында «КАМАЗ» һәм «Мерседес» йөк машиналары бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә иртән Мәскәү-Уфа юлының 754нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария нәтиҗәсендә «КАМАЗ»ның 50 яшьлек шоферы һәлак булган.

50 һәм 36 яшьләрдәге тагын ике кеше Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП в Зеленодольском районе большегрузы

2
X