Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә җиңел машина йөртүчесен хөкем итәчәкләр

Гыйнвар уртасында Столичная урамында 23 яшьлек «Ниссан» йөртүчесе »зебра»да 15 яшьлек кызны бәрдергән.

Яшел Үзән шәһәрендә мәктәп баласын имгәткән 23 яшьлек җиңел машина йөртүчесен хөкем итәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән. 
Тикшерү фикеренчә, гыйнвар уртасында Яшел Үзәндә Столичная урамында 23 яшьлек "Ниссан" машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичә торган җирдә 15 яшьлек кызны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә, укучы кызның баш сөяге сынган. 
Машина йөртүче үз гаебен тулысынча таныды, эшне карау өчен Яшел Үзән шәһәр судына юнәлдерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев