Яшел Үзәндә Фрунзе урамындагы 15нче  йорт янында төзекләндерү эшләре башланды
Яшәеш

Яшел Үзәндә Фрунзе урамындагы 15нче йорт янында төзекләндерү эшләре башланды

Бу атнада "Безнең ишегалды" Президент программасын тормышка ашыру кысаларында Фрунзе урамындагы 15номерлы йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре башланды.

 

Төзүчеләр ышандырганча, 1,5- 2 айдан соң биредә автомобильләр өчен уңайлы парковка һәм матур балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Ишегалды яшәүчеләр өчен уңайлы булсын дип үзгәртеләчәк.

 

Биредә юллар бик таушалган, чокыр-чакырлы иде, шуңа да биредә яшәүчеләр бу төзекләндерүне түземсезләнеп көтте.

Гөлнара Вәлиева фотолары.


Нет комментариев