Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә егетләр пистолет белән янап, өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирын талаган

20 һәм 23 яшьлек егетләр 79 яшьлек хатын-кызның йортына бәреп керә һәм аның фатирыннан зәркән бизәнү әйберләрен һәм акчаларын урлап чыга.

Яшел Үзәндә егетләр пистолет белән янап, өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирын талаган, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Кичә иртән ике егет 79 яшьлек хатын-кызның фатирына бәреп керә һәм пистолет белән янап, пенсионерның зәркән эшләнмәләрен һәм акчаларын урлый. Китерелгән зыян күләме - 24 мең сум.

Полиция хезмәткәрләре каракларны "кайнар эздән" тоткарлаган. Алар 20 һәм 23 яшьлек егетләр булып чыккан. Урланган әйберләр һәм пневматик пистолет алардан алынган.

Хәзерге вакытта "Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев