Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә дүрт айлык бала белән әнисе сөрем газы белән агуланган

Хатын-кыз өйне җылыту өчен духовканы кабызган, тәрәзәләрне һәм ишекләрне япкан.

Яшел Үзәндә дүрт айлык кыз белән әнисе газ миченнән чыккан сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, кичке сәгать уннар тирәсендә 122 бердәм номерына әлеге хәлнең Карл Маркс урамындагы йортта булуын хәбәр иткәннәр. Фаҗига урынына “Зеленодольскгаз” белгечләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Фатирда 29 яшьлек ир, аның 22 яшьлек хатыны һәм дүрт айлык бала яшәгән. Ир-ат душтан чыккан һәм аш бүлмәсендә хатыны белән кызын аңсыз килеш тапкан. Табиблар аларны уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән Яшел Үзән район хастаханәсенә алып киткән.

Ачыкланганча, гаилә башлыгы душта булган вакытта, аның хатыны кухняны җылыту өчен газ мичен кушкан. Ишекләр һәм тәрәзәләр тыгызлап ябылган булган. Шул сәбәпле фатирга саф һава кермәгән. Фатирда көнкүреш газы чыгуы ачыкланмаган.

Белгечләр фаҗига булдырмый калу өчен, елына кимендә бер тапкыр вентиляциянең төзеклеген тикшереп торырга киңәш итә.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев