Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары гражданнарны кабул итәчәк

27 ноябрьдә җирле халык белән Юрий Камалтынов, ә 30 ноябрьдә депутат Илдар Гыйльметдинов очрашачак.

«Единая Россия» партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итәчәкләр. Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары яшелүзәнлеләрнең сорауларына җавап бирәчәкләр, шулай ук шәһәрлеләрнең төрле проблемалар буенча мөрәҗәгатьләрен кабул итәчәк. Бу турыда «Новости Зеленодольска» газетасы яза.

27 ноябрьдә 15.00-17.00 сәгатьләрдә җирле халык белән Юрий Камалтынов очраша.

30 ноябрьдә 11.00-12.00 сәгатьләрдә яшелүзәнлеләрнең сорауларына РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җавап бирәчәк.

Гражданнар Норкин урамы, 3 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат алу һәм очрашуга язылу өчен 8 (84371) 4-22-52 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев