Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бу атна уртасында суытачак

Антициклонның көньяк-көнчыгышка таба әкренләп күчү нәтиҗәсендә Татарстанда һаман да җылы һәм коры һава торышы саклана - регион аның көнбатыш перифериясе йогынтысында, дип хәбәр итәләр Төбәк Гидрометүзәгендә.

Ләкин бу озакка түгел. Әйтик, сишәмбе, 8 сентябрьдә, Яшел Үзәндә һава күп дигәндә 27 градуска кадәр җылына ала икән, инде чәршәмбе, 9 сентябрьдә, республиканың көнбатыш чикләренә салкын атмосфера фронты якынлашачак. Иртән һәм көндез уртача һәм көчле яңгырлар көтелә, алар белән бергә 20 м/с ка кадәр көчле җил дә фаразлана. Максималь күрсәткечләрендә һава температурасы +16 дан алып +21 гә кадәр булачак. Татарстанның көнчыгыш районнарында гына +24 градуска күтәреләчәк .

Пәнҗешәмбе көнне суыту дәвам итә - көндез +15 - +20, урыны белән бераз яңгыр явачак.

Гидрометүзәкнең алдан фаразы буенча, җомга көнне, 11 сентябрьдә, республикада чираттагы төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынтысында

Гидрометүзәкнең алдан фаразы буенча, җомга көнне, 11 сентябрьдә, республикада чираттагы төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынтысында яңгырлар һәм көчле җил көтелә, ә көндез һаваның температурасы +19 тамгасыннан югары күтәрелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев