Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә беренче диализ үзәге ачылачак

Декабрьдә Яшел Үзәндә беренче шәһәр диализ үзәге эшли башлаячак. Ул Комаров урамы, 39а йорт адресы буенча урнашачак.

Аны ачу идеясы белән Яшел Үзән районы җитәкчесе чыккан иде. Халык берничә тапкыр җирле хакимияткә кирәкле медицина хезмәтләрен Казанда алырга туры килүен сорап шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән иде. Бу, әлбәттә, бигрәк тә авыл халкы өчен уңайсыз, күпме вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәк бит.
Михаил Афанасьев, үз чиратында, инвесторларга, эшкуарларга мөрәҗәгать итте. Район җитәкчесе тәкъдименә «ФармГрупп» ҖЧҖ директоры Резеда Гыйләҗетдинова да теләктөшлек белдерде. 
- Яшел Үзән диализ үзәгенең мәйданы 1200 квадрат метр. Өч сменалы эш графигы, үзәктә 78 пациентка югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин булачак.
Диализ процедуралары телевизорлар, шәхси колакчалар, идарә пульты булган диализ кәнәфиләре белән җиһазланган ике залда узачак. Үзәк Япониядә чыгарылган 13 ясалма бөер аппараты белән тулыландырылган. Әйтергә кирәк, үз эшебездә без алдынгы технологияләр буенча җитештерелгән оригиналь материалларны гына кулланабыз, - дип сөйләде Резеда Гыйләҗетдинова. 
Шунысы мөһим, яшел үзәнлеләргә әлеге хезмәтләр мәҗбүри медицина иминияте кысаларында бушка күрсәтеләчәк. 
Шәһәр халкы өчен тагын бер яңалык - диализ үзәгендә яңа эш урыннары ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев