Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бер ир-ат җир астында күмелеп калган

Коткаручылар ир-атның мәетен җир астыннан алып, полицейскийларга тапшырган.

Яшел Үзәндә бер ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәдәр иттеләр.

Шул хактагы хәбәр Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә 16.13 сәгатьтә килә. Идел буе фанера-мебель комбинаты территориясеннән читтә бер кешенең җир астында күмелеп калганлыгы ачыклана.

Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды һәм Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә. Вокзал яны урамындагы ачык мәйданчыкта ике ир-ат, төсле металл эзләп, көнкүреш калдыклары өелгән чүплектә казынган дип фаразлана. Кайсыдыр мизгелдә җир ишелеп, ир-атларның берсе шуның астында калып һәлак булган.

Коткаручылар ир-атның мәетен җир астыннан алып, полицейскийларга тапшырган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск спасатели в Зеленодольске мужчину насмерть завалило землей