Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 51 яшьлек ир-ат яшь егеткә аткан

Әлеге фаҗига Яшел Үзән районының “Чайка” турбазасында килеп чыккан.

Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат 23 яшьлек егеткә аткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

11 мартта, Яшел Үзән районының “Чайка” турбазасында исерек ир-ат травматик пистолеттан яшь егеткә ата башлаган. Ике ядрә егетнең муенын һәм аркасын яралаган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Җәнҗалчыны тоткарлаганнар. Әлеге факт буенча “Явыз ният белән сәламәтлеккә уртача зыян салу“ маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Чайка устроил стрельбу поселок Октябрьский турбаза статья