Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 22 яшьлек кыз һәм ике бала исле газ белән агуланган

Әлеге хәл 2 феральдә кич Татарстан урамындагы 32нче йортта килеп чыккан.

Яшел Үзәндә 22 яшьлек кыз һәм ике бала, исле газ белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«18 сәгать 48 минутта Яшел Үзән районы ашыгыч ярдәм станциясе табибыннан Татарстан урамындагы 32нче йортта өч кеше (шул исәптән ике бала) сөрем газы белән агуланганлыгы турында хәбәр алынды», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

22 яшьлек кызны, биш яшьлек кыз баланы һәм 12 яшьлек малайны уртача дәрәҗәдәге агулану билгеләре белән Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә илткәннәр.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: в Зеленодольске отравление угарный газ