Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 2000нән артык кеше чаңгыга басты

Узган ялда «Россия чаңгы юлы – 2020» Бөтенроссия массакүләм ярыш кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы – 2020» ярышлары булып узды. Яшел Үзәндә 2000 меңнән артык, ә Татарстанда 170 меңнән артык кеше чаңгыга басты. Быелгы кышның иң матур кояшлы, салкын көне дә шимбәгә туры килде бит.

Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комп­лексы елдагыча кечесе дә, олысы да килгән иде. Чөнки «Чаңгы юлы» илебезнең спорт тормышында елдан ел әһәмиятлерәк вакыйгага әверелә бара.
Актив ялны үз итүчеләр арасында бу көнне күмәк стартта катнашу өчен чаңгыга басучылар саны гел артып тора. Татарстаныбызда һөнәри һәм массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру өстендә эш дәвам итә. Татарстан республикасының милли проектлары кысаларында спорт объектлары, универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка килә. Шөкер, авылларыбыз да читтә калмый.
«Маяк» иртәнге сәгать 8дә инде кайнап тора иде. Алдан, чаңгы ярышында физик әзерлекле һәм сәламәт булуы турында табибтан рөхсәте булган һәркем катнаша, дип хәбәр итсәк тә, теләүчеләр болай ук күп булыр, дип уйламаган идек.
Бу көнне район да читтә калмады. Әнә урысбагалылар чаңгыда гына йөреп калмыйча, учакта пешкән карабодай боткасы белән дә сыйланган. Гомумән, бу җирлек һәр чараны зур бәйрәм итеп оештыра белә, афәрин.
Ә 1,2 һәм 3 чакрым дистанциядә узышу бер-бер артлы дәвам итте. Оешмалардан коллектив белән катнашучылар да күп иде. Узышучылар өчен җанатарга килүчеләр танышларына көч-куәт биреп торды. «Татарстан чаңгы юлы – 2020» ярышында катнашучылар өчен иң мөһим бүләк – саф һавада күңел күтәренкелеге һәм шәп кәеф булгандыр, мөгаен.
Массакүләм чаңгы ярышыннан
Илсөя Завилейская фоторепортажы
yashel-uzan.ru  сайтында!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев