2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.
Бу хакта брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Бу чорда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак пунктларны патрульдә тотачак. Әйтик, пиротехниканы махсус җиһазландырылган мәйданчыкта кулланмаучыларга карата төрле штрафлар кулланылачак.
Нет комментариев