Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 14 яшьлек балигъ булмаган җәяүлене бәрдергәннәр

2 июльдә Яшел Үзәннең Октябрьская урамы 35А адресы буенча, 23 яшьлек “Киа Оптима” маркалы транспорт чарасы белән идарә итүче, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, сулга борылганда юлдан чыгып баручы кешегә юл бирмичә, 14 яшьлек балигъ булмаган җәяүлене бәрдерә.

Җәяүле бәрелү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре ала. Дәваханәдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә.

Машина йөртүче белән аралашу барышында авызыннан алкоголь исе килүе, аңлаешсыз сөйләшүе күренә, шуннан соң ул транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә. Аңа алкотекторга өрергә тәкъдим ителә. Һәм аның исерек булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, аңа карата РФ КоАП 12.8 ст.1 өлеше буенча беркетмә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев