Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен автомобиль ачкычлары тапшырылды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл фельдшерларына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен 90 автомобиль ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чара Казанда узды, 42 хастаханә автомобиль алачак. Алар арасында Яшел Үзән үзәк хастаханәсе дә бар - медицина носилкалы өч "Лада Ларгус" автомобиле медучреждение автопаркын тулыландырачак.

Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021 елдан 2025 елга кадәр авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм 50 меңгә кадәр халык яшәгән кечкенә шәһәрләрдә медицина оешмаларын яңадан җиһазландырачаклар һәм санитар автотранспорт белән тәэмин итәчәкләр. ⠀
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев