Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы «VietShip 2018» күргәзмәсендә катнашты

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте халыкара диңгез индустриясенә багышланган The 9th International Exhibition on Shipbuilding, Shipping and Offshore Technology“ яки „VietShip 2018“ күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Вьетнамда Ханой шәһәрендә уздырылды.

Күргәзмәдә  безнең завод гражданлык судно төзелеше  продукциясен, аерым алганда А 145 проектлы  тиз йөрешле пассажир судносын, “Россиянка-1СВ” диңгездә тиз йөрешле  йөк-пассажир судноларын  тәкъдим итте.

Күргәзмәнең төп  максаты – тәҗрибә уртаклашу, алдынгы технологияләрне  тәкъдим итү һәм Вьетнам диңгез икътисадын  үстерүгә  инвесторларны җәлеп итү.

Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького VietShip 2018