Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерә

- 2017 елның 11 аенда Яшел Үзән территориясендә балалар катнашында 14 ДТП чыгып, 14 бала тән җәрәхәтләре алды, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.

- Узган елның шул чоры белән чагыштырганда  ДТПлар саны - 4кә, имгәнүчеләр 3 балага артты.

Җәяүле балалар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы булып, шуларның 6сы балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә чыкты. Төп сәбәбе – балаларның кинәт юлга килеп  чыгуы. Велосипедчылар катнашында 1 ДТП теркәлде.

25еннән 30 декабрьгә кадәр “Бала – төп пассажир!” профилактик акциясе  кысасында автомобильләрдә  балаларын креслосыз йөртүче машина йөртүчеләрне күзәтү астына алыначак.

Кышкы каникул чорында  балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларны юлларда йөрергә өйрәтергә, юл кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Юлдан чыкканда мобиль телефоннан файдаланырга ярамавын да аңлату зарур. Киемнәргә уткайтарткыч элементлар тагып йөрүгә дә бу вакытта зур игътибар биреләчәк.

Фото: выкса.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зимние каникулы необходимо иметь на одежде световозвращающие элементы