Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән йолдызчыклары якты яна

«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале быел 19нчы тапкыр үткәрелә.

Һәм аны яз саен сәнгать дөньясында кайнаган балалар, яшьләр үзгә бер дулкынлану хисе белән каршы ала. Чөнки «Йолдызлык» сәхнәсендә дәрәҗәле жюри әгъзалары алдында, ә алар арасында танылган артистлар, җырчылар, режиссерлар, нәфис сүз осталары бар, чыгыш ясау үзе бер җиңүгә тиң, дияр идем.

Илебезгә яз быел апрель аенда гына килсә, рес­публикада ул февраль ахырында ук башланды. Әйе, чәчәкле, күңелле яз безгә әлеге фестиваль белән килә. Республика шәһәр һәм районнарында узган зона турларына ел саен ноктаны Яшел Үзән куя. Горький исемендәге мәдәни үзәктә ике көн барган сайлап алу турында 140 номер жюриларның энә күзеннән үтте. Һәм иң-иңнәре генә гала-концертта катнашып, Казанда узачак ярымфиналга чакыру алды. Сайлап алу турларына кайтыйк. Һәрвакыттагыча аны хореография номинациясе белән ачып җибәрделәр. Быел татар биюләренең күп булуы сөендерде. Елдагыча Осиновоның «Алтын» бию төркеме егетләре сәхнәне дер селкетте. Норлат, Мулла Иле авылларыннан да бию төркемнәренең катнашуын шатланып күзәттек. Чөнки бу бәйгедә авыл талантлары читтәрәк кала иде. Мулла Иле мәдәният йортында «Яшьлек» бию төркемендә бик сәләтле егет-кызларның шөгыльләнүен ишетеп беләбез. 

Язманың дәвамын һәм җиңүчеләрне газетабыздан укып белә аласыз (№24).

Илсөя Завилейская фотолары – http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/sozvezdie-yoldyzlyk-yashel-znd-berenche-kn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев