Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре чаң суга: янгын корбаннары арта

Янгын корбанына бәйле соңгы янгын узган ялда Бритвино авылында булды.

Янгын чыгу турында хәбәр “01” хезмәтенә иртәнге алтыда килә. Бәла Карамалы Тау бистәсе җирлегенә кергән  Бритвино авылындагы Зур Кызыл урамындагы бер йортта чыга. Шалтыратулар күп булу сәбәпле  көчләр югары номерлы чакыру буенча җибәрелә.

 

Беренче янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә  ут йортның эчен һәм чарлагын ялмап алган була. Йорт хуҗабикәсе шунда ук  янгын сүндерүчеләргә өй эчендә кеше калуын хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, ул беренче булып уяна һәм  янгын чыгуын сизеп ала. Хатын ирне уята. Ир киенә башлый һәм нишләптер тоткарланып кала. Хуҗабикә өйдән йөгереп чыккан арада ирнең төтеннән тончыгып өй эчендә калуы бар.  Аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр  кухняда тәрәзә янында таба. Иргә бу хатын кебек үк 63 яшь була. ЯҮМР буенча надзор эшчәнлеге белән шөгыльләнүче  бүлек дознавательләренең якынча фаразлауларына караганда,  янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Кеше үлеменә бәйле бу очрак буенча хәзер тикшерү эшләре алып барыла. 2018 ел башыннан  бу алтынчы янгын корбаны.

-172 янгын һәм 6 янгын корбаны...Бу хәлләр безне бик борчый, -дип аңлата бу хәлне  Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин.-Янгыннарның соңгы очрагына бәйле рәвештә  район һәм шәһәр халкына кисәтеп шуны әйтәсем килә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтик, сак булыйк.  Хәзер профилактика максатыннан чыгып, гарнизон хезмәткәрләре  халык арасында “Торак” операциясе уздыра.  Йорт хуҗалары белән әңгәмәләр уздырыла. Әмма  яшел үзәнлеләр иминлеге беренче чиратта үзләренә бәйле. Өегездә электрүткәргечләренең торышын тикшереп торыгыз, янып торган мичләрне , электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев