Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 65 яшьлек ир-атны коткарды

Тагын бер корбан яшел үзәнлеләрнең янгыннарда һәлак булучылар исемлеген чак кына тулыландырмады. Янгын сүндерүчеләр ярым аңсыз хәлдә булган 65 яшьлек ир-атны коткарып калырга өлгергән.

Украина урамы, 31нче йорттагы дүртенче кат тәрәзәләренең төтенен шаһитлар бүген иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә күреп ала, шунда ук «01»хезмәтенә шалтыратып хәбәр итә. Урынга килгән янгын бүлекчәләрен беркем дә каршы алмый, бары дүртенче кат тәрәзәсеннән төтен чыкканы күренә, ут күренми. Янгын сүндерүчеләр фатирны кайда урнашуын бик тиз ачыклый. Ишек бикле иде. Эчкә үтеп кергәч, ачык тәрәзәдәге бүлмәдә алар нык исерек хәлдә булган ирне күреп ала. Махсус коткару җайланмасы ярдәмендә аны урамга чыгаралар һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыралар. Фатирда янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерәләр. Уттан бары тик 3 кв.метр мәйданлы иске мебель һәм урын-җир кирәк-яраклары гына зыян күрә.

Бу хәлнең сценарие билгеле – " эчтем-тәмәке тарттым-йокладым». ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары фаразлары буенча, янгынның сәбәбе - зыян күрүченең тәмәке тартуы. Бу юлы кешенең гомерен Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренең оператив һәм грамоталы гамәлләре аркасында гына коткарып кала алды. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, үз иминлеге турында үзе кайгыртмаган кешенең бәладән саклап калып булмый. Статистика буенча, һәлак булганнарның 90%ы спиртлы эчемлекләр кулланучылар, асоциаль яшәү рәвеше алып баручылар. Еш кына мондый гражданнар аркасында аларның туганнары, күршеләре, тирә-юньдәгеләр зыян күрә.

Агымдагы ел башыннан бирле безнең шәһәрдә һәм районда 130 янгын теркәлде, утта 4 кеше һәлак булды. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны шәһәр һәм район халкына янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Моннан тыш, белгечләр үз торакларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә - башланган янгын турында вакытында хәбәр итә торган арзанлы җиһазлар, йоклаучы кешеләрне уятачак һәм куркыныч булган очракта гомерне коткарачак. Сак булыгыз!

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев