Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сагы ветераннары психологик бушану бүлмәсендә ял итә

Татарстан Республикасы федераль янгын сагының 8нче отрядында психологик бушану бүлмәсе 2012 елда ачылды. Башта анда җиһазлар бик аз иде. Әмма махсус программаларның вакытында гамәлгә ашырылуы сәбәпле заманча җиһазлар сатып алынды.

Хәзер ул хезмәткәрләрнең  тулысынча психологик бушану  бүлмәсенә әйләнде.  Монда вибромассаж креслосы һәм “Сенсориум” антистресс психофизиологик системасы бар. Белгечләр фикеренчә, бу креслода 5 минут кына утырып торсаң да, ул озак вакытлы йокыны алмаштыра ала.  Бу процедурадан соң кешенең  күңеле күтәрелә, энергиясе һәм эшкә сәләте арта. Шулай ук бүлмә стресска каршы торучанлыкны, игътибарны арттыру, төрле авыруларда нерв системасы эшен активлаштыру өчен кулланыла торган “Реакор” комплексы белән җиһазландырылган. Гомуми иммунитетны ныгыту  өчен ароматерапия аппараты һәм төсләр динамикасы проекторы  актив кулланыла.  Депрессияләрне, неврозларны, йокысызлыкны профилактикалау һәм дәвалау өчен  “Альфария” транскраниаль электростимулятор аппараты, “Психофизиолог” психофизиологик җайланмасы кулланыла.

Бу җиһазлар 8нче отряд психологы Ирина Беловага  хезмәткәрләргә тиешле ярдәмне күрсәтергә мөмкинлек бирә.  Буш вакытларда  һәр янгын сүндерүче биредә уздыра ала.

-Мондый психологик бушану бик кирәк, - дип сөйли 53нче янгын-коткару часте хезмәткәре Максим Никитин. – Бер тәүлек эшләгәннән соң үзеңне 60 яшьлек пенсионер кебек хис итәсең. Психологик бушану бүлмәсеннән   15 минут эчендә  18 яшьлек яшүсмер кебек чыгасың. Шул ук вакытта  көн буена җитәрлек энергия аласың.

Шуны билгеләргә кирәк, бу җиһазлардан эшли торган хезмәткәрләр генә түгел, ә 8нче отряд ветераннары һәм пенсионерлары да  файдалана ала.  Тыныч музыка, уңайлы интерьер, психолог белән аралашу өлкән кешеләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир ясый.  Аларның сүзләренә караганда, мондагы  тынычлык, рәхәтлек аларның күңелен күтәрә.

Бирегә бик теләп киләм! – ди 8нче отрядның ветераннар советы активисты Ольга Тарасова. – Без эшләгәндә  болар юк иде. Психологлар да, психологик бушану бүлмәсе дә. Ә хәзер! Сөйләп аңлатырлык түгел!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев