Яшел Үзән волонтерлары саны арта
Яшәеш

Яшел Үзән волонтерлары саны арта

Иреклеләр үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында ялгыз өлкән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерә.

Белгечләр искә төшерүдән туктамый: өлкән буын кешеләре хәвеф-хәтәр төркемендә. Шуңа күрә аерым санитар-эпидемиология режим вакытында ялгыз өлкән һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен 8 (84371) 4-01-56 "кайнар линия" телефоны эшли башлады.

Волонтерлар заявкасы буенча азык-төлек продуктлары, беренче кирәкле дарулар, табиб рецептыннан башка җибәрелә торган дарулар алачаклар. “Кайнар линия” көн саен 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
Өйдә калыгыз! Сау-сәламәт булыгыз!


Нет комментариев