Яңа коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен, белгечләр өлкән буын кешеләренең куркыныч төркемендә булуын даими искә төшерә. Шуңа күрә махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгарга киңәш ителми.
- Хәзер мин балаларга һәм оныкларга мөрәҗәгать итәм: без барыбыз да әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны яратабыз, аларга сәламәтлек, озын гомер телибез. Илебез һәм бөтен дөнья өчен гади булмаган бу көннәрдә, якыннарыгыз, өлкән күршеләрегез, танышларыгыз турында кайгыртыгыз. Аларга азык-төлек алып килегез, дарулар сатып алыгыз, хәзер аларга бу бик тә кирәк, - дип мөрәҗәгать итә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков.
Ә ялгыз өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен “кайнар линия” телефоны 8 (84371) 4-01-56 эшли башлады. Волонтерлар заявкалар буенча азык-төлек продуктлары, табиб рецептыннан башка җибәрелә торган дарулар алачаклар.
“Кайнар линия” дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә эшли. Төшке аш вакыты 12.00-13.00.
Нет комментариев