Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән урманчылары алдынгылар рәтендә

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы» республика смотр-конкурсына йомгак ясады.

Бу бәйге кысаларында агымдагы елда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләре бәяләнде. Федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерүгә, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын (чатырлар, кече архитектура формаларын төзү һ. б.) карап тотуга бәя бирелде,
Шул исәптән, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистартуга, күрсәтмә агитация торышын яхшыртуга (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманнарга сакчыл мөнәсәбәт турында аншлагларны, баннерларны, плакатларны яңартуга), урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләргә (лекцияләр үткәрү) аерым игътибар юнәлтелде, урман турында әңгәмәләр, ут белән сак эш итү, видеофильмнар ясау, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау) һ. б. да исәпкә алынды,
Чара барышында 21 проект катнашкан.
Йомгаклар буенча беренче урынны "Саба урманчылыгы" яулаган. Икенче урында – "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, өченчедә –"Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ,, шулай ук, "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев