Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре: «Яңгыр яву безнең өчен әйбәт»

Табигатьнең озакка сузылган кышкы йокыдан соң уянып килгән мәле. Май аенда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә эш бермә-бер арта һәм икеләтә уяу булу да сорала. Чөнки шәһәр халкы ялларын уздыру өчен табигать кочагына агыла.

Хәер урманчыларның эше ел әйләнәсе бетми. Кышын алар күбрәк кәгазь эшенә чумса, калган ел фасылларында урманнан кайтып кермиләр диярлек. 12 апрельдән Казанның шәһәр яны урман хуҗалыкларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә санитар-экологик ике айлык кысаларында рейдлар уздырыла башлады. Бу рейдларның төп максаты урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүп өемнәрен ачыклау. Кызыл Октябрь урман хуҗалыгына да без нәкъ менә шушындый рейд узуын белеп килгән идек. Әмма хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул көнне иртәдән яварга тотынган яңгыр туктарга уйламады да. «Май бәйрәмнәрендә яңгыр яву безнең өчен бик әйбәт инде ул, димәк, шашлык пешерергә килмиләр», – ди беравыздан Кызыл Октябрь урман хуҗалыгы хезмәткәрләре. Шашлык дигәннән, 15 майга кадәр урманнарда учак ягарга ярамый, чөнки янгынга каршы режим кертелде. Һәм ул, һава торышына карап, озынайтылырга да мөмкин.

– Рейдларны без көн дә уздырабыз, чүп ташламаганнармы, законсыз агач кисмиләрме, җентекләп тикшерәбез. Янгынга каршы режим вакытында учак ягучыларга административ штраф каралган. Ул гражданнарга 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, җаваплы җитәкчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 50 мең сумнан алып, 200 мең сумга кадәр исәпләнә, – дип сөйли Кызыл Октябрь урман хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Вәрисов.
Урман тәрбияләп, карап торганны гына ярата.

Тулы язма газетаның җомга санында (№33).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район берегите лес