Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Дарья Самсонова "TAKE IT AND DO IT" Халыкара конкурс-фестиваленең академик вокал номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.
Конкурс Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дистанцион формада үткәрелде. Катнашучыларны Варшавада бәяләделәр.
Дарья һәм аның педагогы Ирина Геннадьевна Романованы лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Нет комментариев