Яшел Үзән укучыларына юка бозның куркыныч булуы турында сөйләделәр
Яшәеш

Яшел Үзән укучыларына юка бозның куркыныч булуы турында сөйләделәр

Халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрү - сулыкларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе. Иң мөһиме балаларны бәла-казадан саклап калу.

Көзге боз барлыкка килү белән Яшел Үзән районы мәктәпләрендә сулыкларда үз-үзеңне тотуга багышланган тематик дәресләр старт алды.

- Балалар, бозга һич тә чыкмагыз! Аның ныклыгын сынарга кирәкми. Бозлы суга бер секунд эчендә төшеп китәргә мөмкин бит, ә аннан чыгып җитеп булмый диярлек. Салкын суда булу һәр секунд саен уңай нәтиҗәгә өметне киметә. Үзегез дә хәтерегездә калдырыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез: юка боз хаталар кичерми! - дип коткаручылар балаларга дөреслекне сөйләде.

Дәресләрдә саклык чаралары гына түгел, ә шундый хәлгә тарыганда нишләргә кирәклеге турында да сөйләнде.

- Әгәр дә сез судагы бәхетсезлек очрагының шаһиты булсагыз, бер вакытта да суга керергә ярамый, беренче чиратта "112" хезмәтенә шалтыратырга һәм өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәк!


Нет комментариев