Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучыларына юка бозның куркыныч булуы турында сөйләделәр

Халык арасында профилактик әңгәмәләр уздыру - ГИМС хезмәткәрләренең һәм сулыкларда коткару җәмгыятенең (ОСВОД) төп бурычларының берсе. Балаларны бәладән саклау – өстенлекле.

Яз башыннан Яшел Үзән районы мәктәпләрендә язгы чорда сулыкларда үзеңне тотуга багышланган тематик дәресләр башланып китте.

- Балалар, бервакытта да бозга кермәгез! Аның ныклыгын тикшерергә кирәкми. Чөнки боз астына китәргә секундлар да җитә, ә бозлы судан чыгу мөмкин түгел диярлек. Салкын суда булган һәр минут уңай нәтиҗәгә шансны бик аз калдыра. Үзегез дә бу хакта онытмагыз һәм якыннарыгызны да кисәтегез: юка боз хаталарны гафу итми! – дип сөйләде МЧС хезмәткәрләре балаларга.

Дәресләрдә саклык чаралары турында гына түгел, ә сулыкларда үз-үзеңне ничек тоту турында да сөйләштеләр.

- Әгәр дә сез суда бәла шаһиты булсагыз, бервакытта да суга кермәгез, беренче чиратта “112”гә шалтыратыгыз һәм өлкәннәрне ярдәмгә чакырыгыз!

Регина Чибрикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев