Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары тарихка чуму һәм Россиянең коррупциягә каршы сәясәтен яхшырак белү өчен "үткәннәргә әйләнеп кайттылар"

Республика конкурсы кысаларында 1 нче шәһәр лицеенда «Үткәннәргә кайту» интеллектуаль уены узды.

Конкурсны гамәлгә куючылар - Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән “Не дать – не взять!” республика яшьләре коррупциягә каршы көрәш программасы.

Моңа кадәр коррупциягә каршы көрәшкә багышланган "Честный КВИЗ" һәм "Антикоррупцион биатлон" чаралары булган иде. Интеллектуаль уен - конкурсның йомгаклау этабы булды.

Чараның кунагы итеп яшьләр сәясәте башлыгы ярдәмчесе Артур Камалеев чакырылганиде. Ул укучыларга районда гамәлгә ашырыла торган яшьләр проектлары турында сөйләде һәм балаларның сорауларына җавап бирде.

Сүз уңаеннан, РФ Конституциясенә төзәтмәләргә мөнәсәбәт аеруча кызыклы булды.


- ТР Яшьләр парламенты эше кысаларында Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очраштык, ул яшьләр сәясәте турындагы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркемгә керде. Фикер белән уртаклаштык, көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләштек. Шул рәвешле без дә ил Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә катнаштык, дип саныйм, - дип уртаклашты Артур Камалеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев