Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары остаханәдә өйрәнә

ФӘННИ-ЭЗЛӘНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕ МӘКТӘП ЧАГЫНДА ДА, УНИВЕРСИТЕТ ЧАГЫНДА ДА КҮП МӨМКИНЛЕКЛӘР АЧА.

Нәкъ шундый сүзләрне нигез итеп алып, 6 апрельдә мастер-классыбыз үтте. Катнашучылар арасында шәһәребезнең 9нчы, 14нче лицей, 15нче, 16нчы мәктәп укучылары булды. Спикерларыбыз - доцент, икътисад фәннәре кандидаты, Сәләт активисты Ләйсән Арсентьева һәм Казан федераль университетының Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты Студентлар фәнни җәмгыяте рәисе, 3нче курс студенты Александр Шляхтин.
Очрашуның башында Ләйсән апа катнашучыларны институт эшчәнлеге һәм абитуриентларны кабул итү тәртипләре белән таныштырды.
Сүз Александрга бирелгәч, кунагыбыз фәнни-эзләнү эшләрен ничек дөрес язарга, эшнең төзелеше, фәнни-эзләнү эшчәнлеге уңай яклары хакында сөйләп китте.
Шуннан соң балалар, теорияне туплагач, алган белеменәрне гамәлдә куллану максатыннан, төркемнәргә бүленде һәм үзләре сайлаган тема буенча фәнни-эзләнү эшенең планын төзеп карады.

Тимерхан Шәйхетдинов
"Сәләт-Яшел Үзән" Клубының рәисе, "Сәләт ВикиМәктәбе" проектының җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск мастер-класс