Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары һәм студентлары зур тәҗрибә туплый

Бүген арабызда WorldSkillsның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр.

 Әле күптән түгел генә безнең республика Милли финалны, аннары дөнья чемпионатын уздыру хөрмәтенә лаек булган иде. Күпләргә конкурс мәйданчыкларында булу һәм биремнәрне катнашучылар тарафыннан үтәү процессын үз күзләре белән күрү бәхете тиде.

WS чемпионаты – ул конкурс кына түгел, яңа белем һәм күнекмәләр алу буенча зур тәҗрибә дә. Чөнки, чемпионатта катнашучылар шәфкать туташы эшендә кулланыла торган иң яңа заманча технологияләрне өйрәнеп, күнекмәләрен күрсәтергә тиеш. Конкурсның төп бурычы – дөнья дәрәҗәсендәге стандартларга таянып, шәфкать туташының заманча моделен булдыруга һәм камилләштерүгә омтылу.

Яшел Үзән медицина училищесы студентлары һәм мәктәп укучылары – юниорлар катнашкан компетенция «Медицина һәм социаль тәрбия» дип атала. Чемпионат юлы андый ук озын булмаса да, биш ел катнашу дәверендә без зур уңышка ирештек һәм ике көмеш, бер бронза медаль алдык. Бары тик үзара тырышлык, тренерларның һәм катнашучыларның теләге аркасында гына без мондый нәтиҗәләргә ирешә алдык.

Сентябрьнең соңгы көннәрендә Яшел Үзән медицина училищесында «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе буенча WorldSkills Russia ТР төбәк чемпионатының I этабы узды. Сайлап алу турында катнашучылар пациентны шикәр диабеты, бронхиаль астма авырулары вакытында яңа тормыш рәвешенә яраклаштыру һәм экстремаль ситуацияләрдә ашыгыч ярдәм күрсәтү максатыннан әңгәмә үткәрергә тиеш иде.
Конкурста төп яшь төркеме арасында шәфкать ту ташы һәм дәвалау бү ле ге белгечлекләре студентлары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә III курс студенты Дарья

Мактапова лаек булды, ул Казан медицина көллиятендә 11-16 ноябрь көннәрендә узачак WorldSkills Russia яшь һөнәрчеләр конкурсының икенче этабында үз эшенең иң яхшысы исеме өчен көрәшергә тиеш булачак.

Яшүсмерләр арасында сайлап алу ярышларында Яшел Үзән шәһәренең 1, 3, 10 һәм 11нче мәктәп укучылары катнашты. Яшь катнашучылар әле медицина өлкәсендә белемнәре булмауга карамастан, биремнәрне бик яхшы үтәде һәм бер-берсенә җитди көндәш була алды. III урынны 1нче лицей укучысы Эвелина Батыршина яулады, II урынны 3нче гимназиядән

Камилә Фатыйхова һәм 10нчы мәктәптән Полина Яныкина бүлеште. Бәйгенең җиңүчесе итеп, иң яшь катнашучы, 3нче гимназиянең VI сыйныф укучысы Кад рия Фатыйхова (аскы рәсемдә) танылды.
Без катнашучыларыбыз ның җиңүенә ышанабыз! Уңыш лар телибез!

Илмира Фатыйхова,
World Skills эксперты, укыту бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев