Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары "Илhaм" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашты

"Илhaм" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Яшел Үзән районы һәм шәһәре укучылары үз сәләтләрен сынады. Бәйгене үткәрү шартлары буенча икенче тур жюри әгъзалары катнашында үтте.

Казан шәһәренең 127нче мәктәбенә районнардан һәм шәһәрләрдән яшь каләм ияләре җыелды. Алар «Яшь шагыйрь», «Яшь язучы», «Яшь прозаик», «Яшь журналист» номинацияләрендә көч сынашты.

Катнашучыларга мәртәбәле жюри - язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, «Мәйдан» журналы баш мөхәррир урынбасары Факил Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Кәримов, язучы, драматург Данил Салихов бәя бирде.

Җиңүчеләр исемлеге Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтларында урын алачак.

Бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелә.

Яшел Үзәннең 3нче hәм 5нче гимназиясе, Олы Ачасыр, Күгеш мәктәбеннән укучылар катнашты.

Аларга республика этабында да уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев