Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары дуслык һәм татулык яклы

«Милләтара һәм динара килешүне ныгыту» РФ Президенты федераль грантының юнәлешен тормышка ашырып, 2019 елны республикада «Дуслык һәм татулык» дәресләре» тарафыннан мәдәни-белем бирү проекты белән күчмә чаралар үткәрелә.

Бу проектның кураторы һәм республиканың партнеры булып, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тора.  
Проект республикабызда яшәүче төрле халыкларның үзара дуслык һәм теләктәшлек мәйданчыгы булып танылды.Төп максаты – балаларда чит халыкларның мәдәниятенә хөрмәт уяту, төрле халыкларның дуслыкта яшәвен күрсәтү.  
Проект танып белү, белем, кызыксындыру блокларыннан тора, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының һәм милли иҗади коллективлар Ассамблеясенең катнашуын күздә тота. 
Күптән түгел шәһәребезнең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда Халыклар дуслыгы йорты «Дуслык һәм татулык» дәресен үткәрде. Бу чарада лицейның VII сыйныф укучылары катнашты. 
Чараны ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов башлап җибәрде һәм лицейның директоры, Яшел Үзән шәһәренең «Лукоморье» рус җәмгыяте җитәкчесе Валентина Кибец балаларга үз теләкләрен җиткерде. 
Дәрес тынычлык һәм үзара килешүнең мөһимлеге турында телефильм караудан башланды. «Минем илем – минем географиям», «Куркак Камил», «Карбыз» фильмнары күрсәтелде. укучылар фильмны кызыксыну белән карады һәм милләтара тематикага карата багышланган сорауларга җавап бирделәр. 
Очрашу азагында респуб­лика Халыклар дуслыгы йортының коллективы көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Бигрәк тә Оливер Мукенди башкаруында «Мин сине яратам», Анжелика Вәкилованың «Карлыгачлар» җырлары, «Сантош» коллективының һинд биюе укучыларның күңеленә хуш килде. Концерттан соң дәреснең интерактив бүлегендә иң актив катнашучы укучыларга брендлы футболкалар һәм флеш-браслетлар тапшырылды.

Динә Габидуллина.
9нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Автор  фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев