Хәзер шәһәр халкын янгыннар белән шаккатыра алмыйсың.
Чөнки соңгы вакытта янгын булмаган бер генә көн дә юк. Шәһәр үзәгендәге урамнарда яшәүчеләре күченгән буш йортлар күбәйгәч, аларда әле чүп-чарга, әле калдык-постык җиһазга ут төртәләр. Кемнәр алар?! Анысын ачыкларга туры киләчәк.
Узган атнада гына да буш йортларда дистәгә якын очрак теркәлгән. Өстәвенә, шәһәрнең тарихи урынына әйләнәчәк «Полукамушкалар» да яна. Бер атнада – өч очрак. Кыскасы, Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә эш җитәрлек.
Фото:архив
Нет комментариев