Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән тәрбиячесе “Экояз-2020” республика акциясендә җиңүче

ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә торган “Экояз-2020” республика акциясенә йомгак ясалды.

Конкурста җиңүчеләрнең берсе "Елочка" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фирая Вахрамеева булды. 2017 елдан ул "Яшел Үзән капкачлары" проекты кураторы булып тора.

Эшкәртүгә тапшырылган пластик капкачлардан җыелган акчалар Казан балалар хосписына һәм Анжела Вавилова исемендәге фондка күчерелә. “Экояз” конкурсына видеоролик тәкъдим итә, анда ул үзенең экологик гадәтләре турында сөйли: батарея, картон һәм кәгазь, пластик шешәләр һәм канистрлар, эшкәртү өчен пластик уенчыклар җыю.

Конкурс йомгаклары буенча Фирая Вахрамеева «Эко-гадәт» номинациясендә җиңү яулады. Аңа бүләккә велосипед биреләчәк. Укытучыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев