Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән тимер юлында фаҗига

Яшел Үзәннең ике укучысы "Яшел Үзән" тимер юл станциясендә булган вакыйга нәтиҗәсендә җитди зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек ике яшүсмер тимер юл цистерналары аша сикереп чыгарга карар кылган, нәтиҗәдә электр тогы суга. Берсен шунда ук Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә электротравма диагнозы һәм бөтен тәннең 2 дәрәҗәдә пешүе белән китерәләр.

Икенче яшүсмер вакыйга урыныннан качкан. Әмма өйдә аның әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан һәм баланы шулай ук үзәк район хастаханәсенә баш мие имгәнүе, маңгай сөяге сыну диагнозы белән илтәләр (ул вагоннан егылган). Бите һәм куллары пешкән. Хәзер ике яшүсмер дә табиблар күзәтүе астында.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре ата-аналарны игътибарлырак булырга, балаларын күзәтергә, аларның буш вакыт контрольдә тотарга, балаларга көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык чаралары турында искәртергә чакыра. Уяу булыгыз һәм үзегезне, балаларыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев