Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән "ТАССРның 100 еллыгы" флагы эстафетасын кабул итте ⠀

Яшел Үзәнгә "ТАССРның 100 еллыгы" флагы килде. Моңа кадәр ул Россиянең 69 төбәгендә булды, ә хәзер эстафета Татарстанның муниципаль берәмлекләре буенча уза.

Флагны "Яшел Үзән" стеласы янында каршы алдылар, ул шулай ук ТАССРның 100 еллыгы символикасы белән бизәлгән. Аннан аны мотоциклда шәһәр паркларының берсенә алып килделәр. Анда инде шәһәр халкы концерт программасы тамаша кылды.

Мәйданчыкка флагны алып чыктылар, аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков кулына тапшырдылар. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйга Яшел Үзән өчен тарихи әһәмияткә ия, чөнки шәһәр һәм район хәзер дә республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Шуннан соң Денис Лулаков "ТАССРның 100 еллыгы" флагына район гербын беркетте. ⠀

ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев