Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт комбинаты тәрбиягә бала алган гаиләләрне Әниләр көне белән котлады

Яшел Үзән районының 38 гаиләсе комбинаттан бүләкләр алды.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләрен Әниләр көне белән котлады һәм гомуми авырлыгы 330 кг булган 59 продукция җыелмасы тапшырды.

Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 38 тәрбиягә бала алган гаилә яши, шуларның 21е — күп балалы. Тәрбиягә алынган балаларның гомуми саны-101. Һәр гаилә комбинаттан бүләккә сөт, атланмай, эремчек, каймак, катык һәм «Обнимама» балалар продукциясен үз эченә алган сөт продукциясе җыелмасын алды.

Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган иң зур гаиләсе - Наил Рәшит улы һәм Рәисә Рәшит кызы Латыйпов-Минуллиналар. Аларның гаиләсендә 15 бала тәрбияләнә, шуларның 13е — тәрбиягә алынган. Наил Рәшит улы һәм Рәисә Рәшит кызы Татарстан республикасының "Тәрбиягә бала алган ата-аналар ассоциациясе"нең актив әгъзалары. Латыйповлар гаиләсе «ЗМК» АҖнә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

 

"Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләре исеменнән комбинат җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә. Кем ала — учларын тутыра, кем бирә — йөрәген тутыра, диләр. Безнең заманда сезнең кебек битараф булмаган эчкерсез кешеләр барлыгын аңлау бик күңелле. Балаларыбызга шатлык, җылы һәм искиткеч витаминнар өчен рәхмәт. Ярдәмегез, яхшылык яшәгән алтын йөрәгегез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән дөнья безнең өчен яктырак, ә гаилә — бәхетлерәк була бара. Кылган гамәлләрегез үзегезгә яхшылык булып кайтсын», — диде Рәисә Рәшит кызы «ЗМК» АҖнә рәхмәт белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев