Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлый!

ХӨРМӘТЛЕ ЯШЕЛ ҮЗӘНЛЕЛӘР! КАДЕРЛЕ ДУСЛАР! СЕЗНЕ ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙМ!

Әлеге, чын мәгънәсендә халык бәйрәме – яшел үзәнлеләрнең һәрвакыт көтеп алынган вакыйгасы булып кала бирә. Гасырлар тирәнлегендә туган Сабантуй инде күптән милли чиктән узып, барлык халыкларның яраткан бәйрәменә әверелде. Күңеллелеге, кунакчыллыгы, спорт ярышларының азартлыгы һәм батырларның бил алышулары белән барлык милләт һәм дин, төрле яшьтәге кешеләрнең күңелләрен яулый. 
Бу – өмет, казаныш һәм шулай ук, алда әйбәт уңыш һәм яхшы ел булуына ышаныч бәйрәме. Авыл халкы аны эшнең тиешле дәрәҗәдә төгәлләнүенә күтәренке кәеф, бурычларын җиренә җиткереп үтәгәннән канәгатьләнү хисе һәм шатлык белән каршылый.
Кадерле яшел үзәнлеләр! Туган җиргә игътибарыгыз һәм тугрылыгыгыз, районыбызның чәчәк атуы өчен куйган тырышлыгыгызга зур рәхмәт! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ил-йортыбызның иминлеген, барлык эшләрегездә җиңеллекләр, кырларыбызда мул уңыш­лар, өстәлләрегезнең бай булуын телим. Бәйрәм сезгә онытылмаслык якты хатирәләр алып килсен!
Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламәтлек телим!

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев