Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» хезмәткәрләре һәм яшел үзәнлеләр!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Без мөһим вакыйгалар тулы елда яшәдек, матур нәтиҗәләргә ирештек, уңай үзгәрешләр дә безне читләтеп узмады. Узып барган елда ирешелгәннәрне  саклый һәм арттыра, планнарны конкрет эшкә әверелдерә алдык. 
Безнең тату коллектив ел әйләнәсендә республика һәм район халкын гына түгел, күршеләребезне дә  тәмле һәм сыйфатлы сөт ризыклары белән тотрыклы тәэмин итеп торды һәм тора. Яңа идеяләр белән янып яшәгән хезмәттәшләребез ярдәмендә  елдан-ел җитештерелә торган ашамлыкларның ассортименты һәм сыйфаты да  арта. Яңа елда да коллективның  бердәм булып, яңа планнар корып,  алга карап яшәвен, финанс тотрыклылыгы телим. 
Барлык хезмәткәрләргә, ветераннарга, район һәм шәһәр халкына Яңа елда  имин көннәр, бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек, мулдан-мул тормыш һәм яңадан-яңа уңышлар телим.

Әүфәр Галиев, 
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев