Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры авыл хезмәтчәннәрен котлый!

ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ ЭШКӘРТҮ СӘНӘГАТЕ ХЕЗМӘТЧӘННӘРЕ, ВЕТЕРАННАР, ХЕЗМӘТ АЛДЫНГЫЛАРЫ! «ЯШЕЛ ҮЗӘН СӨТ КОМБИНАТЫ» АКЦИОНЕРЛЫК ҖӘМГЫЯТЕ ХЕЗМӘТЧӘННӘРЕ!

Туган җиребез хакына тырышучы чын хезмәт ияләрен, барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртеп җитештерү сәнәгате хезмәткәрләрен ихлас котлап, мул уңышлы еллар, яхшы савым һәм даими үсеш, зур байлык, казанышлар телим! Сәламәлек һәм яхшы кәеф юлдаш булсын,  җитештергән продукция һәрвакыт сезнең позитив һәм игелекле күңел чаткылары белән тулылансын.
Авыл хуҗалыгы – илебезнең ышанычлы терәге булып торучы икътисад нигезе. Ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне – шундый ышаныч бирүче гади авыл эшсөярләре: җир эшкәртүче, терлек-туар асраучы, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче, безне җиләк-җимеш, сөт һәм ит белән тәэмин итүче шәхси хуҗалык уңганнары бәйрәме. Без һәр көнне алар продукциясенә мохтаҗ һәм авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы аркасында дөнья базарында беренче унлыкта торабыз.
Алдагы көннәрдә тыныч һәм бай илебездә, тулы гаиләләребездә мул табыннар артында матур яшәргә язсын! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, Әүфәр Галиев,

«Яшел Үзән сөт комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X