Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 130 000 тоннадан артык сөт продуктлары җитештерде

Агымдагы елның 9 аенда ЗМК продукция чыгару күләмнәрен 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,5 процентка арттырган.

2020 елда "Очень важная корова" бренды астында чыгарылган продукция җитештерү күләмнәре сизелерлек артты. Федераль сәүдә челтәрләре өчен продуктлар күбрәк җитештерелгән. 2020 елда ЗМКның иң популяр продукты булып эчә торган пастеризацияләнгән 2,5% майлылыктагы пакеттагы сөт тора, 9 айда комбинат аның 10 млн.нан артык төргәген чыгарган.

Хәзер «ЗМК» АҖенең өч җитештерү мәйданчыгына һәркөнне 610 тоннага якын сөт керә. Комбинат "Очень важная корова", "Васькино счастье" һәм "Обнимама" шәхси брендларының 97 төрен, шулай ук Россия ритейлерлары өчен продукциянең 38 төрен җитештерә.

Бүген «ЗМК» АҖенең сөт продуктлары Татарстан территориясендә 3500 сәүдә ноктасында, шулай ук Башкортостан, Марий Эл һәм Чуваш республикаларында, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербургта, Түбән Новгород, Владимир һәм Пермьда тәкъдим ителгән.

2020 елда Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Ozon һәм Wildberries эре онлайн-мәйданчыклары һәм "Самокат" экспресс-китерү сервисы белән хезмәттәшлек итә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев