Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

 Яшел Үзән спортчысы дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады

Яшел Үзән спортчысы Наилә Ибраһимова WKC каратэ буенча дөнья беренчелегенең көмеш призеры булды.

XIV чемпионат һәм дөнья беренчелеге Россиянең WKC каратэ Федерациясе мәйданчыгында узды.

Турнир Новочебоксарда 9-21 августта 15 илдән һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык спортчыны җыйды.

Яшел Үзәнне әлеге зур халыкара ярышларда ике спортчы - Наилә Ибраһимова (14 яшь) һәм Әмир Мөхетдинов (9 яшь) тәкъдим итте. Наилә 1нче лицейда, Әмир 5нче гимназиядә укый, икесе дә каратэ белән Горький исемендәге мәдәни үзәктә секциядә шөгыльләнә.

Наилә Ибраһимова 14-15 яшьлек кызлар арасында дөнья беренчелегендә икенче урын һәм көмеш медаль яулады.

Яшь спортчыны котлыйбыз, яңа җиңүләр көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев